Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Җөридә Питрау гөрләде! Фоторепортаж карагыз:

Мамадыш районының Җөри авылы җирлегендә Питрау бәйрәмен кичке якта бәйрәм итә башладылар. Керәшен халкының яраткан бу йоласы биредә инде 18нче тапкыр уза.Питрау бәйрәме - борынгы бабаларыбыздан, мәҗүс...

Мамадыш районының Җөри авылы җирлегендә Питрау бәйрәмен кичке якта бәйрәм итә башладылар. Керәшен халкының яраткан бу йоласы биредә инде 18нче тапкыр уза.



Питрау бәйрәме - борынгы бабаларыбыздан, мәҗүсилек чорыннан ук килгән бәйрәм. Чәчәк бәйрәме, дип тә йөрткәннәр аны. Христиан дине иңгәч, Гайсә пәйгамбәрнең апостоллары Петр белән Павел изгеләр исемлегенә кертелгән. Шул вакыттан ул Петр һәм Павелны искә алу бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә икән.
Халыкта аны Питрау, диләр. Шул ук вакытта ул чәчәк-үләннәр җыю йоласы да булып санала. Петр белән Павел балыкчы булган. Шуңа ягы-ягы белән бу бәйрәмне балыкчылар бәйрәме, дип тә әйтәләр.

Питрауда абага чәчәген таптыңмы?


Питрау көнне керәшеннәр урман байлыкларын җыя торган булганнар. Иң беренчеләрдән булып, мунча себеркесе, мәтрүшкә, бөтнек запасын туплаганнар. Хәзерге заман керәшеннәре дә элеккеге йолаларны саклый.



- Имән, каен себеркеләрен җыябыз, файдалы үләннәрдән кышын чәй ясап эчәбез. Элек Питрау бәйрәмендә абага чәчәген дә җыйганнар. Бу бәйрәмдә кызлар суга теләкләрен теләп такыялар да җибәрә торган булган. Безне шуысы куандыра: хәзер бу бәйрәм Җөридә бөтен Россия күләмендә уздырыла, - дип аңлатты керәшен килене Зөлфия Иванова.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та керәшеннәрне шундый күркәм йола белән котлады:
- Хәзер Питрау республика керәшеннәрен бергә җыю чарасы, бөтен милләт бәйрәменә әйләнде. Мамадыш районын, бөтен республикабыз кебек үк, милләтләрнең дус яшәве белән аерылып тора. Питрау бәйрәмен тиктомалга гына Татарстан бәйрәмнәренең йөзек кашы, дип атамыйлар. Җөри авылындагы Питрау бәйрәме - керәшен мәдәниятенең бөтен матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә алган бердәнбер мәйдан, - диде ул үз чыгышында.

Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та керәшеннәр әлеге мирасны буыннан-буынга тапшыра, дип саный. Тырлау җире дә быел ничәмә-ничә милләт вәкилен үзенә сыендырган. Питрау бәйрәмен дә ул бабаларыбыз бәйрәм иткән кебек шәпләп бәйрәм итүен теләп калды.


Яшьләр йолаларны беләме?


Питрауда төрле районнарның утарлары белән танышканда, яшьләрдән керәшен йолалары турында сөйләүләрен сорадым. Тик, ни кызганыч, миңа җавап бирүче табылмады. Шуңа боларның барысын да олы апа-абыйлардан сорарга туры килде. Баксаң, керәшен яшьләре үз йолалары турында төнлә йокыдан уятып сорасалар да, чикләвек ватып биргән кебек, әйтеп бирергә тиеш.
Ләкин "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире, республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова керәшен яшьләренә белем бирү, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру проектларының шактый булуын санап күрсәтте безгә.
- “Айбагыр" балалар лагере, "Керәшен чибәре" бәйгесе, "Туым җондызы" фестивале уза. Лагерьда алтынчы ел 100гә якын баланы җыябыз. Үз йолаларыбызны төрле мастер-класслар аша өйрәтәбез, керәшен бәйрәмнәрен уздырабыз. Безнең өчен иң кадерле кешеләр - безнең әбиләребез. Нәкъ менә алар аша, галимнәребез аша яшьләргә гореф-гадәтләрне өйрәтәбез. Керәшен проектларында катнашкан яшьләр шундый көчле әзерлек ала, бер җирдә дә югалып калмыйлар. "Керәшен чибәре" конкурсы аша узган кызлар алар "Айбагыр" лагеренең әйдаманнары, "Бәрмәнчек" ансамбле солистларына әверелә. Алар шушы вирусны йоктыралар да, алга таба шул тирәдә кайный башлыйлар, - ди ул.



...Питрау бәйрәмендә һәркем үзенә хуш килгән мәйданчыкны таба алды. балалар өчен бик күп төрле уен мәйданчыклары да бар иде. Сабыйлар керәшен уеннарында, җыр-биюләрендә катнашты. Таң атканда тәмамланган чара киләсе елга керәшеннәрне генә түгел, бөтен милләтләрне Питрауга чакырып калды.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары





























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев