Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дамир Бикмөхәммәтов: «Балаларның юлда куркынычсызлыгы өлкәннәрдән тора»

Ел башыннан Татарстанда 359 юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала һәлак булган һәм 390ы зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов матбугат конференциясендә җиткерде.

Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күп өлеше юл йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләр гаебе аркасында чыга. Дамир Бикмөхәммәтов әти-әниләргә сак булырга кирәклек турында искәртте. Шулай ук балага машина каешы эләктерелергә тиешлеге хакында да искә төшерде.

 – Әле менә тагын өч баланы без октябрь аенда югалттык. Алар барысы да машинада пассажирлар булган. Пассажир балалар, һәлакәт була калса, берничек тә моңа йогынты ясый алмый, чөнки аларның куркынычсызлыгы күп очракта өлкәннәрдән тора, –  диде  ул. Ул шулай ук балалар автокреслосы турында да сүз катты. – Балалар автокреслосы – Дәүләт автоинспекциясе теләге түгел, ул әти-әни тормышындагы иң кыйммәтле әйбер – бала сәламәтлегенең куркынычсызлыгы гарантиясе, –  дип йомгаклады Дамир Бикмөхәммәтов.

 

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:

1.Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Ә нәкъ менә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен юл билгеләре, урамны җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга кирәклек  турында кабат-кабат искәртү зарур.

2.Әти-әниләр колагына: баланы машинада арткы утыргычта һәм махсус креслода гына йөртергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: бала - төп пассажир!

3.Юлны карап тормыйча, бала белән машина юлына чыгарга ашыкмагыз.

4.Балага машина юлы буйлап роликларда һәм самокатларда йөрү катгый тыела. Бу хакта өлкәннәр һәрчак искә төшереп торырга тиеш.

5.Тротуар буйлап барганда, бала ишегалдыннан машиналарның чыгуын игътибар белән күзәтергә өйрәнсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев