Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

“Сабантуй” мәзәкләре

×××– Нишләп миңа “2”ле куясыз? Хатам күпмени?!– Юк, бер генә хата җибәрдең – кесәңнән шпаргалкаң төште.×××Әтисе улына җәза биргәннән соң сорый:– Ник почмакка басуыңны аңладыңмы ?– Менә нинди бит син,...

×××
– Нишләп миңа “2”ле куясыз? Хатам күпмени?!
– Юк, бер генә хата җибәрдең – кесәңнән шпаргалкаң төште.

×××
Әтисе улына җәза биргәннән соң сорый:
– Ник почмакка басуыңны аңладыңмы ?
– Менә нинди бит син, әти, почмакка бастырасың да, сәбәбен дә миннән сорыйсың!
×××
– Доктор, терелгәч, скрипкада да уйный алырмынмы?
– Уйнарсың!
– Чын тылсымчы икәнсез, доктор! Операция ясаганчы бөтенләй уйный белми идем бит!
×××
Әби оныгы белән кухняда утыра.
– Безнең заманда музыка да икенче төрле иде!
– Дәү әни, бу бит миксер тавышы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев