Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Сабантуй"дан уеннар! /ВИДЕОлар белән/

«Резин тасма белән сикерү»Кирәкле әсбаплар: резин тасмаУен барышы: озын гына резин тасма алып, башлары бәйләнә. Аны ике бала аякларына киеп, кара-каршы баса. Башкалар шул резин тасма аша сикерү күнегү...


«Резин тасма белән сикерү»


Кирәкле әсбаплар: резин тасма


Уен барышы: озын гына резин тасма алып, башлары бәйләнә. Аны ике бала аякларына киеп, кара-каршы баса. Башкалар шул резин тасма аша сикерү күнегүләре эшләргә тиеш. Кызлар чиратлап сикерә, үтелгән һәр этап саен тасманың биеклеге үзгәрә бара.


«Кайнар бәрәңге»


Кирәкле әсбаплар: туп


Уен барышы: балалар түгәрәк ясап баса һәм бер-берсенә туп ата. Тупны тотып өлгермәүчеләр уртага чүгәли бара. Кырыйда торучылар уртадагыларны коткара ала. Моның өчен аларга туп белән тидерергә кирәк. Кемнәргә туп тия, барысы да кабат урыннарына баса. Чүгәләп утыручылар үз-үзләрен дә коткара ала. Утырган җирдән тормыйча гына, өсләреннән очкан тупны тотсалар, уенга кайту мөмкинлеге туа. Бер уенчы моны эшли ала икән, уртадагыларның барысы да кире урыннарына баса. Ә тубын «югалткан» бала уртага чүгәли.
https://youtu.be/-dhLYJ7qlyw

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев