Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Татар халык иҗаты

Унга чаклы санау

 

Таҗи килде мәктәпкә

Иртән иртүк ялгызы.

Иптәшләре килмәгән,

Ялгызы ул, берүзе.

Шунда ишек ачылды,

Гата иптәше килде,

Укучылар мәктәптә,

Я, сана, ничә булды? (1+1=2)

Болар икәү торганда,

Тагын ишек ачылды,

Укучы Сара килде,

Я, сана, ничә булды? (2+1=3)

Өчәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Сафа килде,

Я, сана, ничә булды? (3+1=4)

Дүртәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Зәйнәп килде,

Я, сана, ничә булды? (4+1=5)

Бишәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Сабир килде,

Я, сана, ничә булды? (5+1=6)

Алтау алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Шакир килде,

Я, сана, ничә булды? (6+1=7)

Җидәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Мәрьям килде,

Я, сана, ничә булды? (7+1=8)

Менә сигез янына

Тагын ишек ачылды –

Укучы Мирза килде,

Я, сана, ничә булды? (8+1=9)

Янә ишек ачылды,

Укучы Закир килде,

Барысы бергә мәктәптә,

Я, сана, ничә булды? (9+1=10)

Ярый, унау булдылар,

Икешәр тезелделәр,

Инде санап карачы,

Ничә ике булдылар? (5)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев