Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Татарстанның кечкенә принцессалары - барыбызга үрнәк!

4 июнь көнне "Корстон" дәүләт сәүдә-күңел ачу комплексының Баллар Залында Little Princess of Tatarstan-2017 ("Татарстанның кечкенә принцессалары-2017") 10-нчы республика индивидуальлек һәм талант фест...

4 июнь көнне "Корстон" дәүләт сәүдә-күңел ачу комплексының Баллар Залында Little Princess of Tatarstan-2017 ("Татарстанның кечкенә принцессалары-2017") 10-нчы республика индивидуальлек һәм талант фестивале узды.

Финалга 16 катнашучы узган иде. Һәрберсе әйләнә-тирә мохитне саклауга, өлкән яшьтәгеләргә яки балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән лаеклы социаль проектлар тәкъдим итте. Араларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән берничә кызчык та катнашып, калган принцессалар белән бертигез фестиваль юлы буенча атлады.
Программа кысаларында гаиләләр өчен "Күңелле стартлар", "Дуслык кичәсе", "Кыюлык тартмасы" социаль акциясе узды. Финаль шоуда катнашучылар зәвыклы костюмнарда театральләштерелгән куелыш, үзләренең социаль проектларын, иҗади чыгышларын һәм фестиваль партнерларының балалар коллекцияләрен тәкъдим итте.
Кичә ахырында бүләкләү тантанасы узды. Кечкенә сылулар барысы да истәлекле бүләкләр, тасма һәм "Татарстанның кечкенә принцессасы" титулына ия булды.
"Цветик-Семицветик" проекты номинацияләре буенча 7 җиңүче билгеләнде.
Менә алар:
Низамиева Даяна, 5 яшь
Ханзафарова Диляра 7 яшь
Шуварина Полина 9 яшь
Аниподистова Линда 7 яшь
Мошейко Олеся и Настя 11 яшь
Баширова Ангелина 12 яшь.
Җиңүчеләр кулдан эшләнгән эксклюзив көмеш таҗга һәм Татарстанны Little Miss World ("Кечкенә Дөнья Миссы"), Little Miss Nation ("Кечкенә Милләт Миссы") кебек халыкара бәйгеләрдә ил күләмендәге турны узмыйча тәкъдим итү хокукына ия булды.
Татарстанның кечкенә принцессалары инде 10 ел республикада изге гамәлләр кылуга үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев