Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Таз хикәяте" /Татар халык әкиятеннән/

Бер патша булган. Ел саен оста сөйләүчеләрне чакырып китерә дә икән бу, алларына бер кисәк алтын куеп: “Дөньяда юк нәрсә турында сөйләгез, кемгә “булмас!” дип кычкырам, бу алтын шуңа була. Әгәр “була...


Бер патша булган. Ел саен оста сөйләүчеләрне чакырып китерә дә икән бу, алларына бер кисәк алтын куеп: “Дөньяда юк нәрсә турында сөйләгез, кемгә “булмас!” дип кычкырам, бу алтын шуңа була. Әгәр “була торган хәл” дип әйтәм икән, аның аркасына йөз тапкыр чыбыркы төшәчәк”, - ди икән. Сөйләүчеләр күп була ди, тик алар һәммәсе дә чыбыркы “ашап” кына кайтып китәргә мәҗбүр булалар икән.

Менә бервакыт патша янына хәйләкәр Таз килгән. “Әй, падишаһым! – дип сөйләп киткән ул. – Без бабай белән бу якларга әле әти туганчы ук килеп төпләндек. Умарталык асрый башладык. Һәм умартада ничә корт барын белә идек”.
“Була торган хәл! ” – дигән патша.
“Бервакыт ике бал корты югалды, - дип дәвам иткән Таз. Бабай мин аларны эзләргә җибәрде. Көне буе эзләдем, табалмадым. Бер агач астына йокларга яттым. Төнлә ниндидер тавышка уянып киттем. Итекләрем үзара сугышып ята икән. Көчкә аердым...”
“Була торган хәл!” - дигән тагын патша, инде аны чыбыркыламакчы булган.
Таз аңа игътибар итмәгән, сөйләвен дәвам иткән: “Иртән тагын киттем. Бара торгач, бер дуңгыз көтүенә килеп чыктым. Көтүчесе бик ямьсез һәм бөкре карт иде. Үзе сәләмә киемнәргә төренгән. Якын килеп карасам, шаккаттым: ул синең әтиең иде, падишаһым!”
Шул урында патша сикереп торган да, зәһәрләнеп: “Моның булу мөмкин түгел!” – дип кычкырган.
Халык шаулаша башлаган. Таз алтынны алган да, башын югары күтәреп, сарайдан чыгып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев