Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Туган тел турында шигырьләр

Тиздән 21 февраль – Туган Тел көне. Шул уңайдан, балалар өчен шигырьләр.

Туган телгә өйрәттек

Безнең авылга шәһәрдән

Кайтты бер кылтык малай.

Туган телгә өйрәттек

Урысча гына сөйләшә,

Бер дә сер бирми алай.

 

Без дә төшеп калган түгел:

Урысчаны аңлыйбыз.

Тик «телеңне белмибез» дип

Шаяртабыз, алдыйбыз.

 

Җәй эчендә Айратыбыз

Урысчасын ташлады.

Безнең белән туган телдә

Сөйләшә дә башлады.

 

Кылтыклыгы да югалды,

Эрелеге дә бетте.

Шулай итеп, безнең авыл

Аны чын кеше итте.

Мөҗәһит

 

Татарча белмәүче кәҗәләр

Шундый безнең Алиябез:

Үлеп әкият ярата.

Сөйли аны әнисе дә,

Сөйли аны Марат та.

Әкият иле Алиянең

Туган иле диярсең.

Бердәнбер кызың сорагач,

Белмәсәң дә сөйләрсең…

«Козлятушки, дитятушки,

Ваша мать пришла,

Вам молочка принесла...»

Кәҗә шулай җырлый, диеп

Сөйләп китә әнисе…

Урысчалап такмаклауга

Алия соң ни дисен?!

Тыңлап-тыңлап тора да ул

(Тыңлый белә ул үзе!)

Әнисе сөйләп бетергәч

Әйтеп куя үз сүзен:

— Бу кәҗәләр бер генә дә

Татарча белмиләрме?

Татарчаны белмәгәнгә

Урысча сөйлиләрме?

Фирая Зыятдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев