Уен почмагы: “Чыпчыклар”

“Чыпчыклар”
Әлеге уенны уйнар өчен, асфальтта акбур белән зур түгәрәк сызыла. Түгәрәк уртасында алып баручы – “карга” тора. Түгәрәк тирәсендә уенчылар – “чыпчыклар” урнаша. Алар түгәрәк эченә “очып” керәләр дә, сикерә башлыйлар. Шул вакыт “карга” аларны тотмакчы була. “Чыпчыклар” “карга”дан тоттырмас өчен түгәрәктән “очып” чыгарга тырышалар.
Әгәр дә “чыпчык” тотыла икән, ул алып баручыга әверелә, һәм уен яңадан башлана.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: