Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Василий Аксёнов

(1932–2009)

Рус язучысы һәм драматургы Василий Аксёнов 1932 нче елның 20 нче августында Казанда туа. Кечкенәдән рус шигърияте белән танышып үсә, әдәбиятны ярата. Әмма 5 яшьлек чагында Василийның әти-әнисе, «халык дошманы» дип табылып, кулга алына һәм ул балалар йортына җибәрелә. Бер елдан Аксёновны әтисенең абыйсы тәрбиягә ала.  

1940 нчы елда Василий Казанның Белинский исемендәге мәктәбенә укырга керә. Буш вакытларында чит ил язучысы Джек Лондонны укырга ярата. Ун елдан әнисе иреккә чыккач, Аксёнов аның янына Магаданга китә. 

1950 нче елда булачак язучы янәдән Казанга кайта һәм медицина институтында укый башлый. Буш вакытларында иҗат итә, джаз тыңларга йөри. Тик, әти-әнисе кайчандыр хөкемгә тартылган булу сәбәпле, Аксёновны  институттан куалар, белем алуын ул Ленинградта дәвам итә. 

Язучы Казанга тиз генә әйләнеп кайтмый. Аның тормышы төрле шәһәрләр белән бәйле. Ләкин туган ягы һәрчак күңелендә була. Казан Аксёновның әсәрләрендә дә чагыла. Бигрәк тә биредә узган балачагы турында искә ала ул. 

Бүгенге көндә Казанда Василий Аксёновның музей-йорты эшли. Бу йортта Аксёнов туганнары гаиләсендә ун ел яши. Музейда язучының шәхси әйберләре, басма машинасы, гаилә истәлекләре саклана. 

Соңгы тапкыр язучы Казанга 2007 нче елда кайта. Ул беренче «Аксёнов-фест» әдәби-музыкаль фестивалендә кунак буларак катнаша. Хәзер исә әлеге чара Казанда ел саен әдәби очрашулар, джаз концертлары һәм «түгәрәк өстәлләр» рәвешендә уза.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев