Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Җырлыйк әле: Гүзәл Уразованың кайнар хитлары

Якыныгызны яраткан җырчыгыз Гүзәл Уразова җыры белән котлыйсыгыз, аңа матур җырын башкарып үтәсегез киләме? Яки сез үз төбәгегез сәхнәсе йолдызымы? Җырларга яратасызмы? Алайса Уразованың соңгы вакытта...

Якыныгызны яраткан җырчыгыз Гүзәл Уразова җыры белән котлыйсыгыз, аңа матур җырын башкарып үтәсегез киләме? Яки сез үз төбәгегез сәхнәсе йолдызымы? Җырларга яратасызмы? Алайса Уразованың соңгы вакытта чыккан хит-җырларын тәкъдим итәбез. Дөресрәге, аларның караоке-версиясен.
Бергәләшеп, җырлап яшик!
Йөрәгем ачкычлары
Сандугач та парын тапмый
Талларга оя кормый.
Мәхәббәт ул кабынырга
Рөхсәт тә сорап тормый.
Кушымта, 2 кат:
Йөрәгемә, йөрәгемә
Син үзең килеп кердең.
Көннәремне, көннәремне
Сөю назына төрдең.
Каян таптың ачкычларын
Йөрәгемнең түренә?
Икәү бергә төшеник без
Мәхәббәтнең серенә.
Кушымта, 2 кат:
Йөрәк үзе кабул итә
Үзеңә тиң булганны.
Әллә каян сизә бит ул,
Дөрес белән ялганны.
Кушымта, 4 тапкыр
Килче, яныма
Очрагансың, бергенәм
Бәхет бүләк итәргә.
Ачып күңел пәрдәсен
Ягымлы итеп дәштең.
Кушымта, 2 кат:
Килче, килче, яныма,
Кулыңны бир кулыма,
Мәңге син диеп яшәрмен
Нур сибеп юлларыңа.
Син — күкләрнең йолдызы,
Көннәремнең аязы
Назга тулып йөрәк тә
Кушылды синең көйгә.
Кушымта, 2 кат
Яшик әле куанып,
Иң бәхетле пар булып.
Мәңге-мәңге кипмәсен
Сөюебез чишмәсе.
Кушымта, 6 тапкыр
Онытмагыз безне
Кошлар сыман аерылып китеп,
Онытмагыз туган якларны
Һәм үстергән ата-ананы.
Еллар узып китәр, балалар,
Сукмакларга явар ак карлар,
Салкынаеп китәр аралар.
Салкынаеп китәр аралар.
Кушымта:
Онытмагыз безне,
Туган якны, туган нигезне,
Нигез дә бит сагына сезне.
Онытмагыз безне,
Ешрак кайтыгыз, балалар,
Якын булсын һәрчак аралар.
Онытмагыз безне.
Онытмагыз безне.
Туган нигезләрне онытмагыз,
Без булырбыз сезгә иң зур терәк.
Бездән сезгә бары шул теләк:
Ничә еллар үтсә дә, балалар,
Балалар бит әти-әни өчен
Бала булып һәрчак калалар.
Бала булып һәрчак калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев