12 сентябрь - Халыкара ыргак белән бәйләү көне!

Беренче ыргак белән чигү кайчан барлыкка килгәнен белүчеләр юк икән. Археологларның фикеренә күз салсак, 4000 ел элек Борынгы Мисырда чигелгән әйберләр күренгәләгән дигән фараз бар. Иң беренче булып табылган кием ул... балалар оекбашы! Әлеге оекбашның формасы да кызыклы булган. Баш бармагы аерылып торган. Бу сандали белән кияр өчен шулай эшләнелгән икән.  Гарәпләр иң оста бәйләүчеләр булып саналган. Безнең эрага кадәр үк, алар  катлаулы бизәкләр белән бәйли белгәннәр.  XII гасырда ыргак белән бәйләү Европаның кайбер илләренә дә үтеп керә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: