Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Аш кирәк!

5 апрель – Халыкара аш көне

5 апрель – Халыкара аш көне

Организмга ашның никадәр файдалы икәнен беләсезме? Белмәсәгез, белегез: аш безне бик күп авырулардан саклап калырга сәләтле. Юкка гына бу ризыкка багышлап аерым бер көн булдырмаганнардыр инде! 5 апрельдә бөтен дөньяда аш көне билгеләп үтелә.

Аш эчәклекләр, гомумән, ашкайнату системасы өчен бик файдалы. Бу өлкәдә яшелчә ашлары беренче урында тора. Аш җиңел үзләштерелә. Мондый ризык хәтта авыруларга да хәл кертергә, тизрәк савыктырырга сәләтле. Бигрәк тә майлы булмаган иттән әзерләнгән шулпалар файдалы, ди белгечләр.

Ашны көн саен ашамасагыз да, атнага берничә мәртәбә ашарга кирәк икән. Ләкин гел шулпалы ризык белән генә тукланырга да ярамый. Организмга каты ризыклар да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев