Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Бәйрәм белән!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Патша династиясе беткәннән соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә. Ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла, Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә. Ополчение башкалага керә.

Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелә.

Башкала азат ителгәннән соң, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашында Олы җыен үткәрелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра.

Бу көн безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев