Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Балаларның сөяк һәм суставларын ничек ныгытырга?

19 октябрь – Бөтендөнья балалар сөяге һәм суставлары көне

19 октябрь – Бөтендөнья балалар сөяге һәм суставлары көне

Кечкенә балаларның сөяк тукымасы бик тиз үзгәрә. Шуңа да бала ашый торган ризык витаминнарга бай булырга тиеш. Сөяк өчен кальций мөһим, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Ләкин имгәнүләрдән саклану, сөяк һәм суставларны ныгыту өчен башка витаминнар да бик әһәмиятле.

В6 һәм В9. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә, бөртеклеләрдә һәм диңгез продуктларында бар.

В12. Ит һәм сөт продуктлары ашасагыз, бу витаминга кытлык кичермәссез.

С витамины. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән, бигрәк тә цитруслылардан алырга була.

К витамины. Әче сөт ризыкларында бар.

Баланың сөяк һәм суставларына витамин җитмәвен түбәндәге билгеләр буенча белергә мөмкин:

  • баланың тешләре уала, кариес барлыкка килә,
  • тән тиресе артык коры,
  • тырнаклары нык түгел,
  • еш кына бер сәбәпсез мускуллары сызлавыннан зарлана,
  • кулаяклары ойый.

Сөяк һәм суставларны ныгыту өчен бала рационында түбәндәге ризыклар булырга тиеш:

  • шпинат, яшел һәм яфраклы яшелчәләр,
  • балык,
  • диңгез продуктлары,
  • сөт, эремчек, сыр,
  • чикләвек, бигрәк тә миндаль,
  • бөртекле икмәк,
  • көнҗет һәм мәк,
  • йомырка,
  • кәбестә һәм кузаклылар,
  • алма.

Балага даруханәләрдә сатыла торган комплекслы витаминнарны табиб билгеләргә тиеш. Күпчелек очракта, бала организмына ризыктан алынган витамин да җитә. Шуңа да дөрес туклану бик мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев