Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Белем – байлык

8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне

8 сентябрь – Халыкара грамоталылык көне

Бүген дөньяда якынча 750 миллион кеше укый-яза белми. Бу бигрәк тә хәерче илләрдә яшәүчеләр һәм хатын-кызларга кагыла. Ни өчендер, күп кенә илләрдә нәкъ менә кыз балаларны укыту кирәк түгел дип саныйлар. Хәер, укый-яза белмәүчеләр хәерчеләр арасында гына түгел, шактый алга киткән илләрдә дә күп.

Белемнең ни дәрәҗәдә зур байлык булуын искә төшерү максатыннан, 1966 елда ЮНЕСКО Халыкара грамоталылык көне уйлап таба. Шуннан бирле аны бөтен дөньяның китапханәләре, фәнни һәм мәдәни үзәкләре билгеләп үтә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев