Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Беренче кесә телефоны кайчан барлыкка килгән?

47 ел элек бу көнне, дөньяда беренче тапкыр, Мартин Купер исемле кеше кәрәзле элемтә буенча шалтыраткан.

3 апрель - кәрәзле телефонның туган көне

 

1876 елда Америка физигы Александр Грэхем Белл телефон уйлап таба. 1906 елда Реджинальд Фессенден, дөньяда беренче тапкыр, чыбыксыз телефон буенча шалтырата. Тавышны  ул радиодулкыннар аркылы җибәрә. Аның бу эше нигезендә соңыннан кәрәзле элемтә барлыкка килә. Бүгенге кесә телефонының иң якын туганы булып радиотелефон санала. Ул 1908 елда барлыкка килгән.

Ләкин хәзерге кесә телефоны күпкә соңрак – 1973 елда барлыкка килә. 3 апрель көнне Мартин Купер, дөньяда беренче тапкыр, Джоэл Энгельга кәрәзле элемтә буенча шалтырата. Беренче кесә  телефонының авырлыгы 900 грамм булган, исеме - Motoroloa Dyna-Tac. Шул ук елның  17 октябрендә кәрәзле телефонга беренче патент бирелә.

Халыкка исә тәүге кәрәзле телефон 1983 елда гына тәкъдим ителә. Шушы вакыттан башлап теләгән һәркем кесәсендә телефон йөртә ала. Беренче телфоннарның авырлыгы 800 грамм була, ул 30 сантиметр озынлыктагы мәктәп пеналын хәтерләтә.  Аның аккумуляторы сигез сәгатькә исәпләнгән була, бертуктаусыз бер сәгать сөйләшсәң, телефон сүнеп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев