Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балачак әдипләре

Надия Вәлиева

Балачак җыры

Балачак! Җыр-гармун

Чыңнары күңелдә.

Балкый ал кояшы

Зәңгәрсу күгендә.

Яшь бәбкә үләне,

Төклетуралары,

Кыр исле чәчкәле

Кәрәзле баллары,

Мәтрүшкә, какысы,

Кузгалак, борчагы,

Мең төсле бөҗәкләр,

Күбәләк, кошлары,

Каз-сыер көтүе

Энҗе-чык таңнарда,

Кояш-шар тәгәрәү 

Өҗемнең тавына...

...Балачак сандыгым –

Тутыкмас хатирә,

Җаныма – рәхәтлек,

Күңелгә моң бирә.

Уй тезеп, юл сабам

Мин туган ягыма.

Артымнан ияреп, 

Гөнаһсыз кыз бара.

Йөгерәм тыкрыклы,

Мәчетле авылга.

Яши күр, авылым,

Балачак хакына,

Балалар хакына!

Болытлар

Каурый болыт чалкан яткан,

әллә күкне терәтә?

Шушы тылсым җан эретә,

күңелне келтерәтә.

Болыт-мендәр юкка чыкты,

күз алдымда таралды.

Тау кадәрле рәвешеннән

бары ак нокта калды...

Ага сурәт: күк итәге

тулы каурый болытлар,

бәрән булып, аю булып,

сузылганнар «алыплар»!

Тораташмын. Күз алалмыйм

йолдызлар бишегеннән.

Әйтерсең, фәрештәләре

уяу таң тишегеннән.

Талгын-салмак йөзүләре

сүрән күңелне ача:

аюкаем, кабарынып,

бәрәннәр белән кача…

...Хыялларымны кочаклап,

ак болытка утырам.

Мин үзем дә, болыт булып,

эреп, түгелеп торам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев