Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Чәкчәк – милли ризык!

Чәкчәк – милли ризык!

 

14 октябрь – чәкчәк көне.

Үзебезнең иң татлы һәм баллы ризыгыбызны әзерләп, тәмләп чәй эчә торган көн. Әйдәгез, бергәләп пешерик.

 

Камыр өчен: 5 йомырка һәм тагын 5 йомырканың сарысы, 1 бал калагы көпшәкләндергеч, чама белән он.

Йомыркаларны бергә салып миксер белән 10-15 минут күпертергә, масса 2-3 тапкыр арта, көпшәкләндергеч салырга, онны иләп әз-әзләп салып йомшак камыр басарга. Аннары камырны 15-20 минут ял иттерергә. Соңыннан җәем җәяргә, тасмалар кисеп вак-вак төшләргә бүләргә.

 

Төшләрне иләккә салып онын иләргә, уртача кызган үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче болгата-болгата пешерергә. Икенче партияне салганчы майны бераз суытырга, юкса, төшләр ярылып китәргә мөмкин.

Сироп өчен: 0,5 кг шикәр комын 350 грамм бал белән кайнатырга. Сиропның өлгергәнлеген салкын суга салып белергә, әзер булса шарчыкланырга тиеш, ә җәелеп китсә, әзер түгел дигән сүз.

Төшләргә сироп салып болгатырга, өеп куярга һәм матур итеп бизәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев