Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Чисталык – сәламәтлек нигезе

18 сентябрь – Бөтендөнья чисталык көне

18 сентябрь – Бөтендөнья чисталык көне

Бу әйтем бүген бигрәк тә актуаль. Баланы чисталыкка ничек өйрәтергә соң? Әгәр әти-әниләр үзләре чисталыкны яраталар икән, бала үзеннән-үзе шушы тирәлектә тәрбияләнә, шуңа кечкенәдән өйрәнә. Киресенчә, якыннары тәртип урнаштырырга теләмәсә, сабыйдан моны таләп итү дөресме икән?

Еш кына, бала кул арасына керә башлагач, әнисенә булышырга теләк белдерә. Тик эшне тиешенчә башкармый, әйтик, савыт-сабаны начар юа, кухняга су түгелгән була. Баланы дөрес юнәлешкә җибәрәсе урынга, әниләр, кызларын ачуланып, “Синнән булмый, яле, үзем эшлим”, - дип балада булышу теләген юкка чыгаралар. Ә акыллы әни киресенчә, “Менә шулай эшләргә кирәк”, - дип үз мисалында күрсәтә. Берәү дә белеп тумый. Шуны истән чыгармасак иде.

Балаларны тәртип һәм чисталыкка өйрәткәндә ата-аналар еш кына мондый хаталар җибәрә:  

  1. Баланы тәнкыйтьләү.  Баланы беркайчан да икенче бала белән чагыштырып, тәнкыйтьләргә ярамый. Киресенчә, аз гына мактау сүзләре җиткереп, баланы бу эшкә “канатландырырга” кирәк.
  2. Тәртип саклау. Балага төгәл бер эшне ышанып тапшырырга кирәк. Әйтик, ул өйдәге гөлләр өчен җаваплы. Димәк, көн саен гөлләргә су сибәргә, яфраклардагы тузанны сөртеп торырга тиеш.  Ул үзендәге җаваплылыкны тойса, нәтиҗәсе дә уңышлы булыр.
  3. Балага шартлар кую. Кайбер ата-аналар: “Менә моны эшләсәң, телефон уйнарга бирәм”, - дип балаларга шартлар куя. Киләчәктә бала да сезгә шартлар куя башлавы ихтимал. Шуңа сак булыгыз.
  4. Артык эшләр йөкләү. Артыгын  кыланып, балага күп биремнәр бирергә кирәкми. Ару-талу кәефне боза, ул эшен төгәл үтәп чыга алмый.
  5. Мөстәкыйльлеккә өйрәтмәү. Кайвакыт әбиләр оныкларын кызганып, кайбер эшләрне үзләре үтәргә алына. Болай эшләү бер дә дөрес түгел.
  6. Балага кычкыру. Тавыш күтәрү ата-ананың көчсезлеге турында сөйли. “Әни кычкырып ала да, ахырдан барыбер үзе эшли” дип бала сезнең белән идарә итә башлый. Балага тыныч тавыш белән аңлатырга кирәк.

Чисталыкка, тәртипкә өйрәтү катлаулы эш, ата-анадан сабырлык таләп итә. Тик аның нәтиҗәсе татлы. Балада үз гамәлләре өчен җаваплылык, башка кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләнә.  Баланың тәрбия нигезе нык булсын дисәгез, иң беренче чиратта тәрбияне ата-ана үзеннән башларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев