Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Филләр турында кызыклы фактлар

30 ноябрь – Бөтендөнья филләр көне

30 ноябрь – Бөтендөнья филләр көне

1.Филләр иң эре хайваннардан санала. Аларның биеклеге – 4 метрга, озынлыгы – 7,5 метрга, ә авырлыгы 7 тоннага кадәр җитәргә мөмкин. 1956 елда Анголада 11 мең килограммлы, 3 метр 96 сантиметрлы фил очрый.

 

2. Филләрнең кайчандыр 40 төре билгеле булган. Бүген нибары ике төре – Африка һәм Һиндстан филләре генә бар.

 

3. Филнең хортумы (хобот) 40 мең мускулдан тора. Ул бик көчле һәм хәрәкәтчән. Сулаудан тыш, филнең борыннары башка бик күп функцияләрне дә үти: насос кебек суны суыра, фил аның ярдәмендә өстенә су сибеп юына,  җирдән әйберләрне ала, зур агач бүрәнәләрне дә күтәрә. Шулай ук һөҗүм итүчеләр булганда да аңа хортумы ярдәмгә килә. Моннан тыш ул филләрнең аралашу коралы да.

 

4. Филнең зур колаклары кондиционер кебек организмны суыта.  Колактагы кан тамырлары аша җылылык килә. Һава әйләнешен тизләтү өчен филләр һәрвакыт колакларын җилфердәтәләр.

 

5. Фил якынча көненә 300 килограмм ризык ашый һәм 200 литрга кадәр су эчә.

 

6. Филләрнең йөклелек чоры дөньяда иң озыны. Ул 22 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Фил баласы туганда 100 килограмм чамасы була. Ул күрми һәм төк белән капланган була.

 

7. Фил – акыллы хайван. Алар шатлык, кайгы һәм хәтта юмор хисе дә күрсәтә беләләр.

 

8. Африка филләре йоклаганда беркайчан да ятмый, аягүрә генә йоклыйлар.

 

9. Җир өсте хайваннары арасында филнең баш мие – иң авыры. Аның авырлыгы 5 килограммга җитә. Шуңа күрә аларны 60ка кадәр  командага өйрәтеп була. Фил музыка һәм рәсем белән шөгыльләнергә дә сәләтле.

 

10. Бүген филләр юкка чыгу дәрәҗәсендә. Моның сәбәбе – фил сөягенең кыйммәт булуында. Филләр Кызыл китапка кертелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев