Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Иң кыйммәтлесе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

 

Үзегезгә нәрсә телисез? Ә якыннарыгызга? Күпләрегез “сәламәтлек” дип җавап бирде, шулаймы? Чыннан да, ул – безнең иң кадерле байлыгыбыз. Сәламәт булганда, юкны – бар итәргә, бик ерак кебек тоелган хыялларны да чынга ашырырга була.

Сәламәтлек – тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткече дә әле. Нәкъ менә шуңа күрә дә 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне дип игълан ителгән. Бу датаны сайлаулары очраклы түгел. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туган көне. Ә менә Сәламәтлек көненә быел 70 ел булган!

Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Олылар, сәламәтлегегезне саклагыз, дип юкка гына әйтми шул. Аны ничек сакларгамы? Моның рецепты бик гади дә, шул ук вакытта шактый катлаулы да. Гади, чөнки аны һәркем үти ала. Ни өчен катлаулы, дисәгез, әлеге рецепт буенча яшәргә күпләрнең ихтыяр көче җитми.

Менә ул рецепт:

- Көндәлек режим. Билгеле бер вакытта йокларга яту һәм тору организм ял итә алсын өчен кирәк. Ял белән эш чиратлашырга тиеш. Вакытында ашау исә ризыкның дөрес эшкәртелүе, ашказанының аны кабул итәргә әзерләнүе өчен мөһим.

- Дөрес туклану. Инде ризык турында сөйли башлаганбыз икән, дөрес туклануга да игътибар бирик. Тиешле күләмдә файдалы матдәләр алган организм гына авыруларга каршы тора ала. Шуңа да табында яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм ярмалар гел булырга тиеш.

- Саф һава. Һавада йөрү – сәламәтлекне ныгытуның тагын бер мөһим өлеше. Урамда уйнау, походка бару кәефне дә күтәрә бит әле! Табиблар шуны гына истә тотарга киңәш итә: урамга чыкканда һава торышына карап киенергә кирәк.

- Чыныгу. Беркем дә бозлы суга сикерергә ашыкмасын! Бу – чыныгу түгел! Организмны температура үзгәрешенә әкренләп ияләштерергә кирәк. Җәен яланаяк йөрү, су коену да чыныгуга карый.

- Физик күнегүләр. Монысын аерым язарга булдык әле. Бүген без компьютер, телефон артында күп вакытыбызны үткәрәбез. Эшнең дә күбесен техникага ышанып тапшырдык. Шуңа да аз хәрәкәтләнәбез. Ә хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән борынгылар. Физик күнегүләр сәламәтлек өчен дә бик мөһим. Һәркөн иртән зарядка ясарга, көн дәвамында да физкультура белән шөгыльләнеп алырга онытмагыз.

Менә шундый рецепт! Аннан сәламәтлек “әзерләү” көчегездән килерлек бит?!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев