Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Каләмең нинди?

Беренче каләм кайчан барлыкка килгән?

 

30 март – карандаш көне

 

Карандаштан башка без үзебезнең мәктәп пеналын күз алдына да китерә алмыйбыз. Аның белән хәтта космоста да язалар. Карандашсыз рәсем дә ясап булмый. Ә инде матур килеп чыкмаса, карандашны бетергеч белән чистартып, яңасын ясарга була. Балалар гына түгел, көндәлек тормышта өлкәннәр дә куллана торган карандаш кайчан барлыкка килде икән?

         Борынгы кешеләр мәгарә диварларына рәсемнәрне ничек ясавын күз алдына китерә аласыздыр. Учактагы күмер кисәге ‒ карандашның ерак бабасы, дияргә дә була. Кәгазь барлыкка килгәч, аңа язарга кара уйлап табалар. Тик аны үзең белән йөртү бик тә уңайсыз була. Җитмәсә, кипкәнен дә озак көтәсе. Шул вакыт агач күмере ярдәмгә килә. Тик күмер кулны пычрата, рәсем дә әлләни матур килеп чыкмый.

13 гасырда рәссамнар футлярда гына саклана торган юка көмеш тимерчыбык куллана башлыйлар. Аның белән рәсем ясау зур осталык таләп иткән. Чөнки бер тапкыр сызганны инде бетереп булмаган.  Тагын 300 елдан графит карандашлар барлыкка килә. Ә бүгенге заманча карандашны 200 ел элек француз галиме Конте уйлап тапкан. Бүген исә карандашның ниндиләре генә юк! Рәхәтләнеп ясарга, сызарга, бозарга, буярга була алар белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев