Кәеф яхшы булсын өчен 5 гади кагыйдә

12 июль – гадилек көне
-Иртән тору белән компьютерны кабызырга, телефонга "кадалырга" ашыкма. Юынганнан соң, якыннарың яки эт-мәче белән аралашып ал. Бу сине стресс-борчудан арындырыр, көне буена җитәрлек энергия бирер.
-Кайнар эчемлекләр күбрәк эчәргә тырыш. Бал белән лимонлы кайнар су тонусны күтәрер. Имбирь тамыры белән чәй иммунитет өчен файдалы.
-Музыка тыңла. Эшләгәндә - классик, ял иткәндә күңелле, дәртле көйләр уйнап торсын.
-Дусларың белән күбрәк аралаш. Төрле уеннар уйна. Урамга һава суларга ешрак чык.
-Спорт турында да онытма. Спорт белән шөгыльләнү - стрессларга каршы да бик яхшы дәва.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!