Кишер торты

3 февраль – кишер торты көне
Кишер ‒ кеше организмы өчен бик тә файдалы яшелчә. Гадәттә, аны салатларда кулланабыз. Бактың исә, кишердән тәмле торт та пешерергә була икән.
Моның өчен:
2 стакан уылган кишер
250 грамм атланмай
4 йомырка
3 стакан он
аз гына чәй содасы яки камыр көпшәкләндергеч
1,5 стакан шикәр комы кирәк булачак.
Барысын бергә кушып болгатабыз. Майланган табага салып, кызган мичтә 30-40 минут пешерәбез.
Тортны пешерү тәртибе турындагы видеоны да карагыз.
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.
-
VI тур җиңүчеләре Алтынчы турга йомгак ясар вакыт та җитте.