Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Куркаклар хоккей уйнамый

22 декабрь  – Россиядә хоккейның туган көне

22 декабрь  – Россиядә хоккейның туган көне

 Безнең илдә хоккей – күпләрнең иң яраткан спорт төре. Советлар Союзының хоккей буенча җыелма командасы – “кызыл машина” – бик күп җиңүләр яулаган. Безнең хоккейчылар 8 тапкыр Олимпия чемпионнары һәм 27 тапкыр дөнья чемпионнары булган. Советлар иле таркалгач, хоккей да бераз онытылып торган. Ә менә соңгы елларда ул кабат яңарыш кичерә. 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарында Россиядән килгән олимпия спортчылары алтын медальләр яулады.

Хоккей балалар өчен бик файдалы. Ул сәламәтлекне генә түгел, холыкны да “чыныктыра”. Командада эшләргә өйрәтә. Әлбәттә, монда травма алу куркынычы да бар. Юкка гына “куркаклар хоккей уйнамый” дигән гыйбарә йөрмидер. Ләкин хоккей шуның белән үзенә җәлеп итә дә! Бу – батырлар уены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев