Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Манараның туган көне

5 ноябрь – Останкино телеманарасының туган көне

5 ноябрь – Останкино телеманарасының туган көне

Мәскәүнең генә түгел, бөтен Россиянең үзенчәлекле бер символы – Останкино телеманарасы. Бүген аңа 53 яшь тулды. Нәкъ 53 ел элек ул кулланылышка тапшырыла. 1967 нче елның 5 ноябрендә аннан беренче эфир трансляциясе гамәлгә ашырыла.

Төзелеш төгәлләнгәндә әлеге манара Европада иң биеге була. 540 метр биеклектәге Останкино телеманарасы дөньяда икенче урынны алып тора.

Манара аска карап торучы лалә чәчәге рәвешендә эшләнгән. Ул 4 терәктә торырга тиеш була. Ләкин Штутгардта төзелгән беренче бетон телеманара инженеры Фритц Леонхард 6 терәк куярга киңәш итә. Шулай эшлиләр дә.

Останкино телеманарасы 300 елга исәпләнгән. Әмма 2000 елда манарада булган янгыннан соң анда реконструкция эшләре алып баралар. Хәзер манара озаграк яши алачак, дип ышандыра белгечләр.

Телеманара 45 катлы. Андагы күзәтү мәйданчыкларыннан бөтен шәһәрне күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев