Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Өйдә – бәйрәм!

Өйдә ничек күңел ачарга була?

Дуслар! Көннәрегез ничек уза? Бүген кичәләр көне икән бит. Әйдәгез, тематик кичә оештырабыз.

Өй шартларында нинди кичә уздырырга була дип уйлыйсыз? Бездән берничә тәкъдим:

Театр кичәсе

Әти-әниләрегезгә күләгәле театр күрсәткәнегезбармы? Моның өчен иң элек кызыклы вакыйга уйлап табарга кирәк. Борын-борын заманда... Уйладыгызмы? Геройларны билгеләгез. Аннан соң катыргыдан булачак спектакль геройларын ясагыз. Караңгы төшүгә, күләгә театрын башларга да мөмкин. Геройларны гаилә әгъзаларына да бүлеп бирергә була. Гаилә белән бергәләшеп театр кую – шәп фикер, шулай бит?!

 

             Бию кичәсе – дискотека

Төрле халыкларның биюләрен беләсезме? Интернеттан төрле халыкларның бию көйләрен табып, шул биюләрне биеп, шәп кенә бәйрәм оештырырга була.

 

Пират бәйрәме

Бу бәйрәмне квест формасында уздырырга мөмкин. Өлкәннәр балалар өчен “тәмле хәзинә” яшерә. Махсус карта ярдәмендә, балалар әлеге хәзинәне табырга тиешләр. Рольгә керү өчен пират киемнәрен киергә дә була.

 

             Пикник

Урамга, табигатькә чыгарга ярамый бит, диярсез. Тик пикникны балконда да оештырырга була бит! Ризыклар җыя башласак та була. Бутерброд, пешкән йомырка... Тагын ниләр алабыз?

 

              Эшләпә бәйрәме

Эшләпәләрнең ниндиләре генә юк! Бәйрәм өчен бүлмәне кулдан эшләнгән эшләпәләр белән бизәргә була. Интернетта үз кулларың белән эшләпә ясау буенча төрле мастер-класслар бар. Үзеңә дә гадәти булмаган эшләпә ясарга тәкъдим итәбез. Гаилә әгъзалары да, фантазияне эшкә җигеп, үз эшләпәләрен булдырсын. Бәйрәм вакытында һәр кеше үз эшләпәсе белән таныштырырга тиеш. Кемдер җырлап, кемдер биеп башкара ала бу биремне. Ә ахырдан иң яхшы эшләпә хуҗасын билгеләргә, җиңүчене бүләк белән шатландырырга була.

 

Дуслар! Тематик кичәләр исемлеген тагын да дәвам итәргә була әле ‒ пижама киче, клоуннар бәйрәме, чәй кичәсе, төрле әкияти геройлар катнашында кичәләр... Фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк.

 

Ә сез өйдә нишлисез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев