Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Әтиләр көне тарихы

18 июнь – Халыкара әтиләр көне

18 июнь – Халыкара әтиләр көне

Әтиләр көне Россиядә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Рәсми төстә бу бәйрәм теркәлмәгән булса да, ел саен аның тарафдарлары арта гына бара. Нигездә, Интернетта котлаулар, әтиләргә багышланган мәкаләләр дөнья күрә.

Чынлыкта исә әтиләр көнен билгеләп үтү традициясе 100 ел элек АКШта Вашингтон штатында барлыкка килә. Америкалы Луиза Смарт Додд чиркәүдәге бер чыгышында әтисе турында бик җылы матур сүзләр сөйли һәм әтиләр хөрмәтенә аерым бер көн кертергә тәкъдим итә. Әкренләп бу бәйрәм бөтен Американы биләп ала. АКШ президентлары да бу бәйрәмне хуплый. Ләкин аны рәсми бәйрәм дип танымыйлар. 1966 елда гына дәүләт башлыгы июнь аеның өченче якшәмбесенә әтиләр көне бәйрәме статусын бирә. Бары тик 1972 елда гына әтиләр көне рәсми бәйрәм исемлегенә кертелә.

Россиядә исә бәйрәм әлегә рәсми төстә кабул ителмәгән. 2008 елда ул чактагы РФ президенты Дмитрий Медведев бу мәсьәлә белән шөгыльләнүен әйтте, ун ел үткәч, хәтта яңа бәйрәмне кертүне күздә тоткан закон проекты да эшләнде. Ләкин әлегә кадәр ул үз көченә кермәгән.

Шунысы кызык, Россиянең кайбер төбәкләрендә әтиләр көне рәсми рәвештә билгеләп үтелә, һәр төбәк моның өчен үз көнен билгели:

Архангельск  төбәгендә – ноябрь ахырында;

Волгоград өлкәсендә – 1 ноябрь;

Вологдада – декабрь уртасында;

Курск өлкәсендә – 12 сентябрьдә;

Ульян өлкәсендә – 26 июль.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев