Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме

1 май белән! Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән, дуслар! Бу бәйрәмнең исеме бик күп тапкырлар үзгәрсә дә, аның мәгънәсе шул ук кала. Бу көн – хезмәтне, хезмәт кешесен зурлау, хөрмәтләү бәйрәме.

Аның тарихы 19нчы гасырдан башлана. Австралия эшчеләре эш көненең артык озын булуына каршы чыга. Аларга Канада һәм АКШ эшчеләре дә кушала. 1 майда митинг үткәрәләр, ләкин катнашучылар арасында һәлак булучылар да күп була. Ә 1890 елның беренче маенда французлар шушы эшчеләр хөрмәтенә демонстрация үткәрә. Ул шулкадәр уңышлы була ки, аны ел саен уздыра башлыйлар.

Әкренләп мондый чыгышларга Россия империясендә сәяси һәм икътисади хәлдән риза булмаучы бик күп халык кушыла. Февраль инкыйлабыннан соң исә миллионлаган эшче демонстрациягә чыга.

Хәзерге вакытта Россиядә Яз һәм Хезмәт бәйрәме – рәсми ял көне.

 

Рәсем yanarysh.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев