Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Чебешләрне көзен саныйлар

"Быелгы җәйге каникулымны күңелле дә, файдалы да үткәрдем", – ди Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ания Йосыпова.

Җәй – минем иң яраткан ел фасылым. Бу чорда табигать яшеллеккә күмелә, кояш юмарт җылыта, кошлар җыры колакларны иркәли.

Быелгы җәйге каникулымны күңелле дә, файдалы да үткәрдем. Әти-әниемә булышырга да, башкалабыз Казанга кунакка барырга да, күрше авыл Наласада дәү әниемдә кунакта булырга да җитештем.

Шулай да иң истә калганы нәни чебиләр үстерү булды. Каникул башлануга, әти-әнием кеп-кечкенә, сап-сары, йомшак йомгаклар  – нәни чебешләр алып кайтты. Аларны карау өчен шулкадәр күп тырышырга кирәк дип һич уйламый идем! Әти-әни эштә чакта чебиләрнең ризыклары, эчәр суларын барлап тору, вакыт-вакыт асларына коры печән чүбе салу кебек эшләр апам Дилә белән миңа йөкләнде.

Тырышуыбыз юкка булмады: чебиләребез нәни сары йомгактан зур тавыкларга әйләнделәр инде. Ишегалдында иркенләп йөреп, үзләренә җим табып ашый беләләр.

Без дә тыныч күңел белән сагынган мәктәбебезгә ашыгабыз. Чөнки көз җитте!

Ания Йосыпова,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев