Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күңелле атналык

5 февральдән 10 февральгә кадәр Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте.

Атна буена мәктәптә төрле мавыктыргыч чаралар, ачык дәресләр, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары, әкият иленә сәяхәтләр оештырылды. Атналык  бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Без һәр чарага бик теләп һәм бик кызыксынып  катнашып бардык.  «Матур язу» һәм татар халык әкиятләренә багышланган рәсем бәйгесе, «Үз уен», мастер-класс кебек чаралар үткәрелде. Нәтиҗәләр вакытында ясалып җиңүчеләр билгеләнеп барды.  Без, башлангыч сыйныфлар «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек. Бу әкиятне нәни дусларыбыз «Кояшкай» балалар бакчасына да күрсәттек әле. Балалар бик сөенделәр. Әкиятләргә  багышланган  «Әкиятләрне беләсеңме?» дигән викторина булды. Авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык.

Февраль – патриотик ай буларак санала, шуңа күрә Аккүз мәдәният йортында оештырылган, махсус хәрби операциядә катнашучы  егетләргә ярдәм йөзеннән маскировка  челтәре үрүдә ярдәм иттек. Шулай ук, һәр укучы сугышчыларга гуманитар ярдәм йөзеннән тормыш-көнкүреш  кирәк-яраклары җибәрүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр.

9 нчы февраль  көнне ике командага бүленеп «Күңелле стартлар» үткәрдек. Атналык «Сау бул, Әлифба» дигән кичә белән тәмамланды.  Атнабыз шундый мавыктыргыч һәм күңелле үтте.


Язгөл Әхмәтова, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев