Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

 Кыш  килә

Барлык сүзләре дә "К" хәрефенә башланган хикәя. Ә сез шулай булдыра алыр идегезме?

Кояшлы, карлы кыш килде. Кыш көне көннәр кыскара. Кыш көне калын киенергә кирәк. Кызларның киемнәре калын. Камилә калынрак кына кара куртка кигән. Калган кызларның кофталары кап-калын. Кар көртләре күбектәй кабарып күренө. Каргалар карга күмелгән капка кырыена килгәннәр. Каеннардагы каты кар киемнәргә күпләп коела. Кешеләр кыш көне көн дә кар көриләр.

Камилә көндез котсыз күп кар көрәде, кичкә көрәге кәкрәеп китте. Кәкрәйгән көрәкне каладан кайткан Кадыйр картка караттылар.

Кичә күршебез Камил кардан Кар кызы катырып куйган. Классташыбыз Кәбиров Кәрим коньки күтәреп катокка китте. Күлдәге каткан бозга казлар кергәне күренде. Кешеләр казларны кычкыра-кычкыра куалар. Казлар, киреләнеп, кабат-кабат килә. Күлдәге казларны Казаннан каникулга кайткан Касыйм куып кайтаргач, көлә-көлә, кәшәкәләрне, күлнең катуын карадылар. Күл кешеләрне күтәрерлек катылыкта каткан кебек күренде.

Колхоз кибетенә кавын, карбыз, кәнфит кайткан. Каршы күршебез Камил кибеттән кайтып килә. Камил, кыланып, кесәсендәге кәнфитне кимерә-кимерә, күзгә карап килә. Камилә, Кәримә кызыгып карыйлар. Камил кайбер кызларга "Каракум” кәнфите каптырып каратты. Камилнең капчыгында кечкенә кәнфитләр күп күренә. Кара кашлы, кара күзле көяз кызлар каклы кәнфит кабып куйгач, кыланып кына көлделәр. Кара күзләрен кысып, калган кызларны күчтәнәч кәнфит кабарга кыстадылар. Камил кызлар кайтып киткәнне көтмәде, кызу-кызу, күлдән кар көрәргә кереште. Күл кырыендагы калын карны кичкә  каршы көрәп китәргә кирәк: кышкы көн кып-кыска. Камилгә күршеләр кушылып, күлне көйләп куйдылар: кырыйларына калын кар кәсләре китерделәр.

Кызыкка корылган күмәк кичләр кызларның кәефләрен күтәрде. Кара көз киткәч килгән карлы кыш кадерле! Көнбагыш капкан Касыйм көлеп куйды. Көнбагыш кирәксә, каладан кайткан  кешеләрнең кесәсен карагыз. Кызлар кешедән киммени?!Кесәләреннән кукуруз кәшәнкәсе күренә.

Кышкы көннәр күнелләрне күтәрсен, көрлек китерсен!

Илназ Сибгатуллин,

Арча районы Түбән  Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев