Кышны көтәбез! - Укучыларыбыз иҗаты

Кышны көтәбез


Ак кар ява -
Ак күбәләк,
Ак чәчәк.
Ак кыш килә,
Ак бураннар
Киләчәк.


Чанам, чаңгым
Сине көтә,
Кил инде.
Тимераяк
Шуа беләм,
Күр мине.


Мамык кебек
Йомшак икән
Карларың.
- Тизрәк кил! - дип,
Көтә сине
Дусларым.


Камилә Сафиуллина, Балтач, 2нче сыйныф


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
    228
    0
    0
  • Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
    225
    0
    0