Минем дустым

Былтыр көз көне әтием миңа Сарапул шәһәреннән кечкенә генә көчек алып кайтты. Мин аңа Рейнджер дип кушамат тактым. Без аның белән бик дуслаштык. Кибеткә дә бергә бардык, урамда да бергә йөрдек, кыш җиткәч, тау шудык.
Хәзер инде көчегем үсте. Ул уйнап кына калмый, йортыбызны да саклый, безгә тугры хезмәт итә. Мин аны ит, сөяк белән сыйлыйм. Мин мәктәпкә киткәндә дустым ямансулап кала, ә кайтканны әллә кайлардан сизеп өрә башлый. Сөенечен кая куярга белмичә сикерә-сикерә, минем яныма йөгерә. Рейнджер – акыллы, тугры дус. Мин аны бик яратам!
Мәдинә Мөхәммәдиева,
Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.