Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

МӨСЛИМ РАЙОНЫ ВӘРӘШБАШ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Ак карлары белән кыш килеп җитте. Кыш көне бигрәк салкын була. Шулай да кыш үзенә күрә матур. Бөтен җир ап-ак кар белән каплана. Карны шыгырдатып йөрүе бик рәхәт. Таудан чана шуасың, Кар бабай ясыйсың. Кайвакыт агачларны бәс сара.

Матур кыш

Ак карлары белән кыш килеп җитте. Кыш көне бигрәк салкын була. Шулай да кыш үзенә күрә матур. Бөтен җир ап-ак кар белән каплана. Карны шыгырдатып йөрүе бик рәхәт. Таудан чана шуасың, Кар бабай ясыйсың. Кайвакыт агачларны бәс сара. Мондый көннәрдә тышта бик-бик матур була. Мин кышны яратам.

Гөлинә Мөэминова, 4 нче сыйныф

Кыш безне ярата

Иртән торып тышка чыксам, бөтен җир ап-ак кар белән капланган. Сеңлемне уяттым да, дусларымны чакырып, тауга киттек. И, рәхәтләнеп шудык та соң! Барыбызга да бик күңелле булды. Битләребез кып-кызыл төскә керде. Без кышны яратабыз, ә кыш безне!

Данис Хафизов, 4 нче сыйныф

Урманга экскурсия

Беркөнне без әти белән чаңгылар тагып урманга киттек. Анда шундый матур. Кар өсте төрле җәнлек, кош эзләре белән чуарланып беткән. Күп агачлар шәрә булса да, чыршы һәм нарат агачлары яшел килеш ак карга төренеп утыралар. Кыш салкын булса да, бик рәхәт ел фасылы.  

Галиева Адилә, 4 нче сыйныф

Кыш

Көтеп алган кыш та килеп җитте. Кара җир өстен ап-ак кар каплады.  Кар агач өсләренә дә ява. Алар энҗе сипкән кебек булалалр. Кыш көне җәнлекләргә ризык табу авыр. Шуңа да без кошлар өчен җимлекләр ясап куябыз.

Хафизова Адилә, 2 нче сыйныф

Кар буранлы кыш

Сагынып көткән кыш та килеп җитте. Кыш ул салкыннарга, бураннарга бик бай. Буран уйнап, бар җиргә кар тутыра. Шундый зур таулар өеп куя. Кайвакытта күз ачмаслык бураннар да була. Кар өй түбәләрен, агач башларын, юлларны, сукмакларны каплап китә. Көри-көри хәлләр бетә.

Ә шулай да кыш үзенә күрә матур. Чөнки без кар тауларыннан чана шуабыз, чаңгыда йөрибез. Җепшек карны тәгәрәтеп кар бабай ясыйбыз. Ап-ак карда тәгәрәве бигрәк тә күңелле!

Баһауов Рәфил, 3 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев