Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Өчпочмак

Шигъри рецепт буенча өчпочмак пешереп карагыз әле!

Ачы камыр куйдым әле

Менә дигән ак оннан.

Ясамадым бер дә аны

Ашыгып, аннан-моннан.

 

Җылы суга бераз сөт,

Чүпрә һәм шикәр салдым.

Эретелгән майны да мин

Кушып җибәрдем тагын.

 

Каймак кебек булды камыр,

Аннан он салып бастым.

Өстен каплап, ачытырга,

Җылы җиргә утырттым.

 

Бер күпереп менгәч тагы

Баскалап куйгаладым.

Бер-ике сәгать дигәндә

Әзер булды камырым.

 

Өчпочмаклап бөктем аннан

Эчлек салган камырны.

Менә дигән булып чыкты!

Кулым гына камырлы...

 

Чиста, майланган табага

Тезеп өчпочмакларны,

Кызу мичкә тыгып куйдым.

Миндәй пешекче бармы?!

 

Кайнар шулпа салдым аңа

Утыз-кырык минуттан.

Бөке белән каплап куйдым,

«Пешсен» диеп шул чуттан.

 

Үзе кайнар, үзе сусыл

Булып пеште ризыгым.

Авыз итегез, дусларым,

Ашагыз, ә мин сыйлыйм!

 

Альфир Фәхртдинов,

Әлмәт районы Р.Г.Галеев исемендәге

Сөләй урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев