Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Нәүрүзне элек татарлар да бәйрәм иткән!

Нәүрүз-Урта Азия, Иран, Әфганстаннан һәм башка кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршы алу бәйрәме. Борынгы Иранлы һәм төрки халыкларның инануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлег...


Нәүрүз-Урта Азия, Иран, Әфганстаннан һәм башка кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршы алу бәйрәме. Борынгы Иранлы һәм төрки халыкларның инануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына, ягъни 19-22 мартка туры килә.
Әлеге бәйрәмне элек-электән безнең татар халкы да бәйрәм иткән. Ул-кышны озату, язны каршы алу чарасы буларак билгеләп үтелгән. Бу хакта 87 нче балалар бакчабызга Нәүрүз бәйрәменә чакырылган мөхтәрәм кунакларыбыз - әби-бабаларыбыз да искә алдылар. Татар(ана) теленә өйрәтү тәрбиячеләре-Гатауллина Г.Р., Садыкова Л.Ш. һәм музыка җитәкчесе Хәсәнова А.Р тарафыннан оештырылган әлеге чарада балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, ярышларда көч сынаштылар.

Халкыбызның борын-борыннан яратылып уйналган “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Йөзек салыш” уеннарын балалар да үз иттеләр. Ә әлеге уеннарда әби-бабай, Дәү әти-Дәү әниләрнең дә катнашуы бәйрәмебезне тагын да җанландырды. Күңелле чарабызның икенче өлеше табын артында дәвам итте.
Балалар өлкән буын әби-бабаларының кызыклы хәтирәләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Әлеге бәйрәм балаларга халык авыз иҗаты, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли уеннары турында белемнәрен тагын да арттырырга, камилләштерергә мөмкинлек бирде.

Гөлнара Гатауллина,
Яңа Савин районы 87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) теленә өйрәтү тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев