Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Сугыш Тукай нәселенә дә кагылган

Бөек Ватан сугышы Тукай туганнарының дүртенче Һәм бишенче буыннарын да читләтеп узмаган.

 

“Үткәннәргә юл юк”,- диләр,

Шәҗәрәләр илтә  үткәнгә.

Рухи азык бирә алар безгә,

Гомер йомгакларын сүткәндә.

 

Мин, Нуреев Аяз Айнур улы, дүртенче сыйныфта укыйм. Үземнең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселеннән булуым белән бик горурланам.

Дәү әтием Җәүдәтнең әнисе Сатыйга әбием – Габдулла Тукайның әтисе белән бертуган Фәизә әбинең улы Габдрахман бабай кызы. Габдрахман бабайның сигез баласы булган: Сатыйга, Расих, Рәшидә, Хаҗәр, Дания, Вәли, Сәгыйть, Наилә. Шулай булгач, мин Габдулла Тукай нәселенең алтынчы буыны.

Тыныч кына яшәп ятканда, 1941 елда сугыш башлана. Бу Бөек Ватан сугышы Тукай туганнарының дүртенче Һәм бишенче буыннарын да читләтеп узмаган. Сугыш башлангач, Сатыйга әбиемнең энесе Расих абый беренчеләрдән булып сугышка китә. Ләкин ул сугыш кырында ятып кала. Сатыйга әбиемнең ире Һашим бабаемны да сугышка җибәрәләр. Башта аны Мари  урманнарына җыенга җибәрәләр. Бер айдан ул Украинадагы Көнбатыш фронтка, разведка отрядына билгеләнә. 1941 елның ахырында аны ике иптәше белән Украинаның немецлар камап алган бер утарына разведкага җибәрәләр. Авыл тирәсендәге каеннарга немец снайперлары урнашкан була. Атлы сугышчыларны күреп, алар ут ачалар. Һашим бабайның иптәшләре һәлак була. Ә бабам бик каты яралана. Ул күп кан агуыннан аңын югалта, ләкин аны аты үзебезнекеләргә алып кайта. Аңа сигез сәгать операция  ясыйлар. 1942 елның җәендә Һашим бабай, инвалид булып, култык таякларында өйгә әйләнеп кайта. Инде Һашим бабаем исән түгел. Ләкин без барыбыз да аны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алабыз.

Сугыш вакытында дәү әтием Җәүдәт тә күп авырлыклар күрә. Ул – сугыш чоры баласы. Алар ачлыктан, суыктан интеккәннәр. Кычыткан ашларының, черек бәрәңге күмәчләренең тәмен ул әле дә онытмый! Ипи – аның өчен изге ризык. Шуңа күрә, дәү әнием пешергән өчпочмакларны, пилмәннәрне ул хәзер дә ипи белән ашый.

1945 ел. Җиңү көне җитә. Дәү әтием сөйли: “Бөтен халык урамда. Барысы да кочаклаша, шатлана, елый. Болар – шатлык күз  яшьләре иде. Ул көнне әти эштән иртәрәк кайтты. Сумкасында бер ипи, такта чәй, зур бер кисәк шикәр иде. Шикәрне вак кисәкләргә ватып, ипи белән бәйрәм чәе эчтек. Шул көннән башлап, һәр елны 9 май көнне ипи, шикәр белән чәй эчү безнең гаиләдә традициягә әверелде”.

Без әле дә шулай дәвам итәбез. Инде 75 ел утсә дә, Җинү көнендә безнең өстәлдә ипи, ипи янында шикәр тора.

Тиздән тагын Җиңү бәйрәме җитә. Дәү әтием сугышта һәләк булган абыйсын, яраланып кайткан әтисен, үзенең авыр балачагын искә төшереп моңая. Ләкин безнең бәхетле балачагыбыз өчен чын күңелдән куана.

Инде беркайчан да сугышлар булмасын! Бабаларым, дәү әтиләрем, дәү әниләрем күргән авырлыкларны безгә күрергә туры килмәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев