Җәй дә үтеп бара, дуслар! Димәк, мәктәптә укулар башлана дигән сүз. Туйганчы йоклаган, ял иткән балаларны кабат көндәлек режимга кайтарасы бар. Моны бераз алданрак кайгыртсагыз, үзегезгә дә, укучыга да җайлырак булачак.
Абдулла Алиш
Җиһанда – август. Димәк, мәктәп букчасын җыярга да вакыт... Эх, җәйнең бер генә өлешен булса да мәктәпкә алып барасы иде ул! Әйдә әле, чәчәкләрнең матур төсләрен саклап, китап кыстыргычы ясыйк! Җәйне ел буе үзебез белән йөртербез!