ЯҢАЛЫКЛАР
«Навигатор»
Сәфәрдә адашмыйм дисәң, горизонт якларын белергә кирәк. Аларны өйрәнергә үз кулларың белән ясаган компас булышыр.
Эш тәртибе:
1.Кәгазь стакан төбенә горизонт якларын язып чык. Өстә – төньяк, аста – көньяк, уң якта – көнчыгыш, сулда – көнбатыш булсын.
2.Нәкъ уртада тишек тишеп, шунда бетергечле карандаш бастырып куй.
3.Төсле кәгазьдән зур булмаган ике өчпочмак кисеп ал.
4.Тар көпшә алып, баш-башын аркылыга бераз гына кис. Өчпочмакларны шунда керт. Ук килеп чыгарга тиеш.
5.Энә ярдәмендә көпшәне карандашка беркет.
Компас дөрес юлны күрсәтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев