Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Трамвай йөртүче укытучы

Трамвай йөртүче укытучыны күргәнегез бар идеме? Булмаса, күрегез! Булганнан бар да була, диләр аның кебекләр турында. 

Трамвай йөртүче укытучыны күргәнегез бар идеме? Булмаса, күрегез! Булганнан бар да була, диләр аның кебекләр турында. 
Ренат Гафуров – Ижауның 46 нчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 11нче һәм 8 нче сыйныфларны җитәкли. Җитмәсә, трамвай йөртүче дә!
Яшь белгеч мәктәптә инде дүртенче елын укыта. Мөгаллимнәр бөтен нәселләрендә юк. Ә менә Ренат абыйны ниндидер яшерен көч әлеге катлаулы да, мактаулы да хезмәткә алып килгән.
«Бу һөнәргә мәхәббәтне К.Герд исемендәге гимназия укытучылары уятты. Алар үз эшләренең чын остасы, һәр балага ачкыч таба беләләр. Мин аларга һәрвакыт сокландым, гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Студент елларында әйдәман, лагерь сменаларын оештыручы булдым. Мәктәп – гаҗәеп иҗади дөнья бит ул. Хезмэт юлын башлаганда, мине җирле телевидениегә эшкэ чакырганнар иде. Тик мин мәктәпне сайладым. Биредә рәхәтләнеп иҗат итү, аралашу мөмкинлеге бар», - дип серен ачты Ренат Рөстәм улы.
Ренат абыйны хезмәттәшләре дә мактап туя алмый. «Чын мөгаллим ул», – диләр. Максатчан, тиктормас, үҗәт Ренат Гафуров һәрвакыт белемен арттыру өстендә эшли. Ренат абый кечкенәдән трамвай йөртергә хыялланган. Ял көннәрендә ул укытучы һөнәрен трамвай йөртүчегә алыштыра.
Укытучыларының ял көннәрендә трамвай йөртүен белгәч, укучылар башта аптырашта калган. «Рус теле укытучысының трамвай йөртүче булып эшләве – көтелмәгән хәл. Әлеге ике һөнәрне ничек берләштерә аладыр ул?! Без укытучыбызның җитез, өлгер булуына сокланабыз. Үзе таләпчән, шул ук вакытта без, укучыларга,хөрмәт белән карый. Ул һәрвакыт безне яклап чыга, без аңа ышанабыз», – ди 8нче сыйныф укучысы Юлия Камалова.
«Купләр бу эшнең ни авырлыгы бар, дип уйлыйдыр. Төймәләргә басасың да, эш бетте, янәсе. Трамвай йөртүчегә уку – космоска очарга әзерләнгән төсле. Физик яктан нык, чыдам булырга кирәк. Физика, механиканы яхшы белү дә сорала. Өстәвенә, күпме кешенең гомере, иминлеге өчен җавап тотасың. Шулай да трамвай йөртүче эше миңа башны ял иттерергә мөмкинлек бирә. Монда мин дәрес планы, әти-әниләр җыелышын ничек оештыру турында рәхәтләнеп уйлый алам», - диде Ренат Гафуров.

Нияз Шәйхетдинов,

Ижау шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев