Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Җәйге кайнар сәламнәр!" - “Ак каурый” түгәрәге иҗаты

Исәнме яратып укыган журналыбыз «Сабантуй», кайнар сәламнәр сезгә хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Яр Чаллы шәһәренең  41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” отряды үзенең җәйге тәэсирләрен с...

Исәнме яратып укыган журналыбыз «Сабантуй», кайнар сәламнәр сезгә хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Яр Чаллы шәһәренең  41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” отряды үзенең җәйге тәэсирләрен сезнең белән уртаклашасы килә.  Без “Өч кит”лагеренда “Ак каурый” отрядын оештырдык һәм иҗатыбызны үзебезгә ошаган мохиттә дәвам итәбез. Төрле пробаларга караган мәкаләләр, шигырләр, репортажлар  язабыз, интервьюлар алабыз. Безнең җәй бик тә күңелле, кызыклы. 


Безнең девиз:
Ак каурый” – җиңүче!
Һәрвакытта беренче!
Бездә бик тә күңелле,
Җиңә алмассыз безне! 



(
Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы)




Лагерьда күңелле               
/Рафикова Алина/
Лагерьга  көн дә барам, 
Көн саен шунда булам. 
Күңелне ачып кайтам, 
Кәефсезләним кайчан?! 
 
Җәй башыннан йөрибез, 
Ял көннәрен сөймибез. 
Лагерьны яратабыз, 
Бергә күңелле дибез! 


Чулманны саклыйк            
/Кашапова Диләрә/
Чулман әнә дулкыннар уйната,  
Тик ярлары бигрәк кызганыч. 
Үз яшәгән җирен чүпләгәнгә 
Булсын икән нинди ышаныч!? 
 
Тирә-ягы ямьле урман аның, 
Кошлар сайрый мактап туймыйча. 
Ник кешеләр пычратасыз ярны? 
Булмыймени һич тә башкача?! 
 
Без дә төштек Чулман  ярларына, 
Күңелле итеп ял да иттек. 
Калдырмадык чүпне, җыйдык барын, 
Яр буйларын чиста, ялт иттек! 



Җәй җиткәч                      
/Газизуллина Азалия/
Дәртле уеннар уйныйбыз, 
Матур җырлар җырлыйбыз. 
Урамда җылы һәм күңелле. 
Чәчәкле болынның күлмәге. 
 
Качышлы, куышлы уйныйбыз, 
Куанып һич тә  туймыйбыз. 
Әле җәй уртасында без 
Диңгезгә барырга уйлыйбыз.


Җәйге уеннар             
/Ахметгараева Азалия/
Җәйге уеннар күңелле, 
Били бөтен күңелне. 
Кояш җылыта көнеңне, 
Матур үткәр гомерне. 
 
Уйна, йөгер, рәхәтен күр! 
Шатлан! Көн дә су коен! 
Үстер җиләк-җимешен дә, 
Уңышын алырга җыен!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев