Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Йөрәк җылым сиңа, әнием"

22 ноябрь көнне Шушмабаш авылының "Ак каен" балалар бакчасында "Йөрәк җылым сиңа, әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.Бәйрәм башланыр алдыннан балалар белән уйнап сикергәләп алдым. 44 ел элек мин...

22 ноябрь көнне Шушмабаш авылының "Ак каен" балалар бакчасында "Йөрәк җылым сиңа, әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәм башланыр алдыннан балалар белән уйнап сикергәләп алдым. 44 ел элек мин дә шушы бакчага йөргән идем. Күз ачып йомганчы күпме еллар узган. Хатирәләр яңарды, күңелләр тулды. Бәйрәм бик күңелле, җанлы барды. Күмәк җырлар, биюләр, эниләр белән уеннар булды. Балаларның осталыклары искитмәле. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт. Мин дә сөенеп кайтып киттем.
Динә Әхмәтҗанова,
Шушмабаш мәдәният йорты директоры







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев