Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Безе

Бу – француз кондитерлары уйлап тапкан иң тәмле десерттыр, мөгаен. Җитмәсә, файдалы да!

Кирәк булачак:

2 йомырка агы, 180 грамм шикәр пудрасы, 0,5 чәй кашыгы лимон серкәсе (кислотасы).

Әзерләү тәртибе:

Ике йомырканың агын аерып алабыз. Игътибар: йомырка сарысының бер тамчысы да кермәсен! Шуңа лимон серкәсе һәм шикәр пудрасы салып, ап-ак күбек булганчы, яхшылап туглыйбыз. Бераз азык-төлек буягычы өстәп, булачак безеларга төрле төс кертергә дә мөмкин. Безены 100 ºС ка кадәр җылытылган мичтә якынча 1,5 сәгать пешерәбез. Бу вакытта мичне ачарга ярамый! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев