Логотип Журнал Сабантуй
Табын

«Итальянча» өчпочмак

Таныш булыгыз, бу матур кызның исеме ‒ Ильвина. Өй эшләрендә ул әнисе Лилия Муллагалиеваның беренче ярдәмчесе икән. Өчпочмак, бәлеш пешерүме, токмач кисү дисеңме ‒ кыз барын да булдыра! Татарстанның атказанган артисты балаларын кечкенәдән намуслы, мөстәкыйль, ярдәмчел итеп тәрбияли.

Без, татарлар, өчпочмак яраткан кебек, Италия халкы пиццаны якын күрә. Шуңа кунаклар безгә пицца, ягъни «итальянча» өчпочмак  пешереп күрсәтер.  

Әзерләп куй!

Камыр өчен: кефир, сыек май, коры чүпрә, шикәр, тоз, он.

Эчлек өчен: помидор, суган, кыяр, сыр, тозлы кыяр, хәләл сосискалар.

Соус өчен: майонез, кетчуп, уылган сарымсак.

  1. Иң элек камыр басабыз. Моның өчен 0,5 литр кефир, 0,5 стакан сыек май, бер кап коры чүпрә, бер чеметем тоз, чама белән шикәр комы һәм он кирәк. Әзер камырны җылы урынга бер сәгатькә күпертергә куябыз.

  2. Пицца өчен суган, помидор, кыяр һәм сосискаларны ваклап турыйбыз. Сыр һәм тозлы кыярны угычтан уабыз. Майонез белән кетчупны кушып, шуңа вак угычтан сарымсакны уып, соус ясыйбыз.

  3. Камырны түгәрәкләп җәябез, кырыйларын бөгеп, өстенә соус сылыйбыз. Суган, тозлы кыяр, помидор, кыяр, сосискаларны тезәбез. Өстенә сыр салабыз. 

  4. Пиццаларны, алдан 200 градуска кадәр кыздырылган мичкә куеп, 25 минут пешерәбез. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев