Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Куертылган сөт белән алма измәсе

Алманың өлгергән чагы. Аннан кышка бик күп тәмле ризыклар әзерләп калырга була. Шуларның берсе – куертылган сөт белән алма измәсе.

Алманың өлгергән чагы. Аннан кышка бик күп тәмле ризыклар әзерләп калырга була. Шуларның берсе – куертылган сөт белән алма измәсе.

Кирәк булачак:

  • 3 килограмм чистартылган алма
  • 1 банка куертылган сөт
  • бер стакан су
  • ярты стакан шикәр комы

Чистартылган, туралган алманы бер стакан су салып, утка куябыз. Кайнап чыккач 15 минут чамасы пешерәбез. Ярты стакан шикәр комы өстәп, алма пешеп җиткәнче (изелеп торырга тиеш) утта тотабыз. Уттан алып, блендер ярдәмендә измә ясыйбыз. Шуңа бер банка куертылган сөт салабыз. Измәне яңадан утка куеп биш минут чамасы кайнатып алабыз. Измә чәчрәмәсен өчен гел болгатып торырга кирәк.

Телеңне йотарлык алма измәсе әзер! Аны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, салкын урында сакларга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев