Сырлы өчпочмак

Татар халкы ит белән бәрәңгеле өчпочмак ярата. Ә сырлы өчпочмаклар ясаганыгыз бармы?
Кирәк була:
Кибеттә сатыла торган ләвәш
150-200 грамм уылган сыр
200 грамм эремчек
Тоз
Йомырка
Петрушка яки укроп
Сырны вак угычтан уабыз, эремчеккә салабыз, йомырка сытабыз, яшеллекләрне вак итеп турыйбыз, тәменчә тоз сибеп, яхшылап болгатабыз.
Ләвәшне озынча итеп берничә кисәккә кисәбез. Эчлекне салып, һәр кисәкне өчпочмак формасында төрәбез. Әзер өчпочмакларны майланган кызган табага тезеп, ике ягын да кыздырып алабыз да сүрән утта пешерәбез. Бу өчпочмакларны бигрәк тә эремчек ашарга яратмаучы балалар үз итә.
Табыннарыгыз ямьле, чәйләрегез тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Китап турында кызыклы фактлар Китап турындагы кызыклы фактлар беләсегез киләме?
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне