Ташкабактан тәмле аш

Ташкабак – файдалы яшелчәләрнең берсе. Аның составында фосфор, кальций, С витамины бар. Ул тән тиресенә, кан тамырларына уңай йогынты ясый. Бакчада ташкабакның өлгергән чагы. Аш пешереп якыннарыбызны сыйлыйк! Бу ризык туклыклы, шул ук вакытта тиз әзерләнә дә.

Эш тәртибе:

Ташкабакларны чистартабыз, вак итеп, шакмаклап турыйбыз. Кәстрүлгә салып, пешәргә куябыз. Бәрәңгене шакмаклап турап шупага салабыз. Шул вакытта вак кына туралган суган һәм кишерне табада кыздырып алабыз. Ташкабак пешеп чыгарга 5-10 минут калгач, кыздырылган яшелчәләрне кушабыз. Чама белән тоз, тәмләткечләр өстибез. Блендер ярдәмендә бертөрле масса барлыкка килгәнче изәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: