Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Татлы салат

Җәй җиләк-җимешкә бай. Танылган җырчы Алсу Фазлыеваның уллары Аяз белән Ильяс алардан салат ясарга ярата икән. «Бик тәмле килеп чыга. Мондый салатта витаминнар да күп», – ди әниләре. Сәхифәбез кунаклары безгә аны ясап та күрсәтте.

Кирәк була:

  • Банан

  • Алма

  • Мандарин

  • Өрек 

  • Слива

  • Йорт җиләге

  • Бизәү өчен кызыл карлыган

  • Йогырт 

  1. Җиләк-җимешләрне яхшылап юабыз, кабыкларын әрчибез.

  2. Үзәкләрендәге каты орлыкларны алабыз. Барлык җиләк-җимешләрне шакмаклап турыйбыз һәм салат савытына өеп салабыз. 

  3. Өстенә йогырт агызабыз. 

  4. Салатны кызыл карлыган белән бизибез. Ел фасылына карап, җиләк-җимешләрнең төрлесен алырга була. 

Татлы салат әзер дә! Тәмле булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев